ТР Алабуга муниципаль районы Татар Дөм-Дөме авылында авыл клубының тантаналы ачылышы булды. “ Клуб ачылышы – ветераннарыбызга Өлкәннәр көненә бик яхшы бүләк”, - диде район башлыгы Г. Емельянов һәм өлкәннәр һәм яшьләрнең яңа авыл клубында проблемаларны бергә чишеп, бергә ял итү мөмкинлеген билгеләп үтте.
Яңа клубның мәйданы 194,60 кв. метрны тәшкил итә, анда 100 утыру урыны бар һәм әлеге бина кирәк булган материал-техник база белән җиһазландырылган. “Әлеге клубның ачылуы Татар Дөм-Дөме авылы халкы өчен күптән көтелгән вакыйга, үзеңнең мәдәният учагыңны булдыру – абруй соравы гына түгел, ә яшәеш өчен кирәкле эш”, - дип ассызыклады АМР башлыгы. Генадий Емельянов, бүләк буларак, авыл халкына теннис өстәле бүләк иттте, әлеге бүләк клубта уртнаштырылачак.