ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында торак базарындагы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Ташламалы ипотека тәмамланганнан соң, торак бәяләре, башка ипотека программаларына ихтыяҗ буенча үз фикерләрен төзүчеләр һәм банк вәкилләре белдерде.
Түгәрәк өстәлдә сәламләү сүзе белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, быел 2 млн.188 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 70% һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 114%. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча якынча 1 млн. 651 мең кв. м, күп фатирлы 537 мең кв. м файдалануга тапшырылган.
Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, республикада 2,7 млн кв.метр тирәсе торак төзү өчен мөмкинлек бар. Объектлар төрле тормышка ашыру стадияләрендә, аларның яртысы – 50% тан артыграгы әзер.