Республикада капиталь ремонт эшләре 608 күп фатирлы йортта алып барыла

2024 елның 14 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Мәсәлән, 40 муниципаль берәмлек буенча 608 күп фатирлы йортта эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару 41% тәшкил итә. Сезонлы эш төрләре 35%.

Агымдагы 2 атна эчендә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең, шулай ук Азнакай, Аксубай, Арча, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Сарман һәм Тәтеш районнарының 13 күпфатирлы йортында эшләр төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International