Гомумйорт мәсьәләләрен хәзер өйдән чыкмыйча хәл итеп була. Моның өчен «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасын йөкләп алырга һәм урнаштырырга кирәк.
Кушымта торак-коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез түләргә, планлы эшләр турында мәгълүмат алырга, счетчик күрсәтмәләрен тапшырырга, чат-бот аша идарәче компаниягә гаризалар бирергә, йортның авторизацияләнгән кешеләре белән элемтәдә булырга мөмкинлек бирә.
Госулуги.Дом ТКХ дәүләт мәгълүмат системасы («ТКХ ГИС») базасында гражданнарның электрон рәвештә хезмәт күрсәтүгә керү шартларын яхшырту максатларында төзелгән. Кушымтаны App Store, Google Play һәм App Gallery аша йөкләп алырга мөмкин.