Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты буенча Иштуган авыл мәдәният йорты яңартыла

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты буенча Саба муниципаль районының Иштуган авыл йортын яңарту дәвам итә.

Гомуми мәйданы 790 кв.метрдан артык булган объект республиканың Саба муниципаль районы Иштуган тимер юл разъезы поселогында урнашкан. Мәдәният йортының тамаша залы 200 урынга исәпләнгән. 

Бүгенге көндә Иштуган авыл мәдәният йорты бинасын капиталь ремонтлау буенча эшләр 44% ка башкарылган.

Объектта демонтаж эшләре, чорманы җылыту һәм тәрәзәләрне урнаштыру башкарылган. Бинаны бизәү, электр монтажлау, идән салу, керү урыннары һәм ишекләрне урнаштыру эшләре алып барыла. Шулай ук сантехника һәм вентиляция эшләре планлаштырыла. Фасад буенча эшләр тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International