Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы 51% ка үтәлгән

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасында инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча программаларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Халыкны эчәр су белән тәэмин итү буенча эшләр 31 райондагы 32 объектта алып барыла. Программа буенча башкару 34% ка җиткән. Узган ике атна эчендә Саба һәм Түбән Кама районнарындагы объектларда эшләр төгәлләнде.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча эшләрнең гомуми күләменең 11 проценты башкарылган. Биредә подрядчылар 8 объектта эш алып бара.

Шулай ук подрядчылар газ бүлү челтәрләрен һәм йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү буенча программаны гамәлгә ашыра башладылар. Аның буенча башкару 5 процент тәшкил итә. Агымдагы атнада Ютазы, Спас, Бөгелмә һәм Мөслим районнарында 5 объектта эшләр тәмамланды.

«Авыл территорияләренең хәзерге кыяфәте» программасы буенча федераль акчалар өлешендә башкару гомуми күләмнең 33 процентын тәшкил итә.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 51% ка җиткән. Эшләр 27 объектта алып барыла. Агымдагы атнада Әгерҗе районында 3 объектта һәм Казанда бер объектта эшләр тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International