Казанда Карбышев урамындагы торак комплекс төзелешкә яраклы булу турында нәтиҗә алды

2024 елның 28 июне, җомга

ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе Казан шәһәре Идел буе районы Карбышев урамы, 12а адресы буенча урнашкан торак комплекска проект документлары таләпләренә туры килү турында нәтиҗә ясады.

24 катлы өч торак йорт төзелеше 2019 елда башланган. Торак комплекста фатирлар саны 384: бер бүлмәле фатирлар 120, ике бүлмәле 120, өч бүлмәле 132, дүрт бүлмәле 12.

Офислар, балалар ял үзәге каралган. Җир асты паркингының гомуми мәйданы 22966, 38 кв.метр. Анда машина урыннары саны 513.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International