Казанда «Төзелеш» күргәзмәсе узачак

2024 елның 2 июле, сишәмбе

10-12 июль көннәрендә «Казан Экспо» үзәгендә  «Төзелеш»  дигән төзелеш һәм бизәү материаллары, технологияләре һәм җиһазлары халыкара күргәзмәсе узачак.

Экспозиция выставки будет представлена разделами «Строительные технологии и оборудование», «Дорожно-транспортное хозяйство», «Безопасность в строительстве».

Күргәзмә экспозициясе «Төзелеш технологияләре һәм җиһазлары», «Юл-транспорт хуҗалыгы», «Төзелештә куркынычсызлык» бүлекләре белән тәкъдим ителәчәк.

 «Төзелеш» күргәзмәсе - Татарстанда төп күргәзмә проекты, анда бер үк вакытта яңа технологияләр, төзелеш өчен инновацион материаллар тәкъдим ителәчәк һәм эшлекле чаралар узачак.

Эшлекле программа кысаларында Идел буе федераль округы төзүчеләренең «Күпфатирлы төзелеш: яңа чакырулар һәм перспективалар» конференциясе, «Төзелештә инновацион технологияләр» панель сессиясе, Татарстан Республикасы муниципалитетларыннан шәһәр төзелеше вәкаләтләрен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшыру турында панель дискуссиясе, «ТРда мегапроектлар» панель сессиясе һәм башкалар булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International