Төзелеш Министрлыгының юридик бүлек белгечләре Чистай районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтте

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы территориясендә,  авыл җирлегендә яшәүселәр өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтүче мәгълүмати-киңәш төркеменең күчмә кабул итүе булды. Әлеге чарада  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлек белгече А.М. Сильченко да катнашты.

Кабул итү Кубасов һәм Кутлушкин авыл җирлекләрендә булды. Күчмә кабул итү барышында, министрлык һәм ведомстволарның киңәш бирүче белгечләре гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үз ведомстволарында документлар әзерләү һәм рәсмиләштерүнең тәртибен аңлаттылар, законнар җыелмасында булган үзгәрешләр белән таныштырдылар, һәр ведомство эшчәнлегендә гражданнарга тәкъдим ителгән дәүләт хезмәтләре турында мәгълүмат бирделәр.

Авыл җирлегендә яшәүчеләр, киңәшмә биргән белгечләргә, юридик ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International