Марат Айзатуллин инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү турында хәбәр итте

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә республика һәм федераль программалар буенча инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү турында сөйләде.

Халыкны эчәр су белән тәэмин итү буенча республика программалары өлешендә 33 райондагы 42 объектта эшләр алып барыла. Программа буенча башкару 40% ка җиткән. Узган ике атна эчендә Әлки районында 2 объект, Алексеевск һәм Кайбыч районнарында бер объект буенча эшләр төгәлләнде.

Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы буенча эшләрнең гомуми күләменнән 18% башкарылган. Биредә подрядчылар 8 объектта эш алып бара.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 58% ка җиткән. 33 объектта эшләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International