Татарстанда 61 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалган

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программалары актив фазада тора. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Министр хәбәр иткәнчә, мәгариф өлкәсендә ремонт 7 федераль һәм республика программасы кысаларында алып барыла, аларга 185 объект керә. Алар арасында - 21 балалар бакчасы (эшләр 72% ка үтәлгән), 49 мәктәп һәм 2 белем бирү үзәге (үтәлгән - 55%), 94 азык-төлек блогы (34%), 4 ресурс үзәге (үтәлгән-57%). Шулай ук 15 тулай торакта ремонт эшләре бара (74% үтәлгән). Бу атнада Бөгелмә һәм Түбән Камада ике объект төзелеп беткән.

Республикада 138 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясау дәвам итә. 82 фельдшер-акушерлык пунктында эшләр 90% ка җиткән. Соңгы ике атнада әзер объектлар исемлеге 11 объект белән тулыланды, шуларның 5се – Апас һәм берәм - Балык Бистәсе, Спас, Бөгелмә, Нурлат, Әлмәт һәм Мөслим районнарында. Шул рәвешле, агымдагы көнгә 61 объект төгәлләнгән.

25 поликлиниканы ремонтлау планның 73% үтәлгән. Бу атнада Арча, Түбән Кама һәм Апас районнарында берәр объект тапшырылды.

31 стационар буенча эш башкару гомуми күләмнең 62% тәшкил итте.

Хәзерге вакытта «Мәдәният» тармагында 24 объект ремонтлана. Шулай итеп, программада каралган 5 балалар сәнгать мәктәбенә дә ремонт ясала (үтәлеш - 75%).

15 мәдәният учреждениесендә эшләр 61% ка үтәлгән.

 

Яшьләр сәясәте өлкәсендә вәзгыять түбәндәгечә. 7 яшьләр үзәгендә ремонт 29% ка үтәлгән; 9 балалар лагереның әзерлеге 33% тәшкил итә. Агымдагы атнада Мамадыш һәм Минзәлә районнарында берәр объект тапшырылган.

6 яшүсмерләр клубында ремонт 51% ка башкарылган. Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау гомуми күләмнең 22% выполн башкарылган.

«Экология» өлкәсендә республика һәм федераль программалар буенча су объектларын савыктыру, елгалар суларын чистарту һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау үткәрелә. 21 объект буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 66% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International