Марат Айзатуллин КФЙ капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Барлык муниципалитетлар белән киңәшмәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Министр хәбәр иткәнчә, программага барлыгы 763 йорт керә. Эшләр 41 муниципаль берәмлектә 659 күп фатирлы йортта алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре-60%, сезонлы эш төрләре – 57%.

Агымдагы 2 атна эчендә Казанда һәм Чаллыда, шулай ук Әлмәт, Алексеевск, Азнакай, Зәй, Мөслим, Түбән Кама һәм Ютазы районнарында 18 күпфатирлы йортта капремонт эшләре төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International