Алексей Фролов РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев белән очрашты

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Бүген республика Төзелеш министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде, анда РФ Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев катнашты.

Очрашуда катнашучылар коммуналь инфраструктураны, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын Милли муллык фонды акчалары хисабына модернизацияләү программасын гамәлгә ашыруның барышын анализладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International