ТР Төзелеш министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайланмалар җитештерүче белоруслар белән очрашу булды

2024 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген республика Төзелеш министрлыгында җылылык-техника җиһазлары җитештерүче Белоруссия компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.  Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.

Катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә үсеш һәм хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, продукцияне алга җибәрү һәм эшлекле активлыкны киңәйтү векторын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International