Татарстан Республикасы Лаеш районы Сокура авылында участок полиция хезмәткәре өчен төзелгән административ-торак комплексының тантаналы ачылышы булды. Яңа йортның ачкычларын тапшыру тантанасында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ ЭЭМ ГУОООП башлыгы Юрий Демидов, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, Лаеш районының администрация башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Татарстанда участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплексы төзү программасы бу елдан башлап тормышка аша. Программа тарафыннан, авыл торак пунктларында, полиция участок пункты һәм участок полициясенең үзе өчен фатиры берләшкән йортлар төзү каралган. Бер типтагы АТКның гомуми мәйданы 95,03 кв. метрны тәшкил итә, әлеге бинадагы торак булмаган 21,82 кв. метрда участок полиция пункты, 73,21 кв. метрны тәшкил иткән торак бүлмәдә участок полиция хезмәткәренең яши торган урыны булачак ( 3 бүлмә һәм аш бүлмәсе – ашханә).
Программаны тормышка ашыруның төп максатлары булып, авылдагы участок полиция хезмәткәрләренә эшләү өчен уңай шартлар тудыру, аларның хезмәт иткән административ участокларында яшәү мөмкинлеген барлыкка китерү, булып узган полиция хезмәткәрләренең штатлы санын оптимальләштерү шартларында, хакимият вәкилләренең ерактагы һәрбер торак пунктта булуын, тәүлек буе халык өчен якында булуын тәэмин итү тора. ЭЭМның ТР буенча идарәсе белән килешенү буенча, АТКның типик проекты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан эшләнелгән.
ЭЭМның Татарстан буенча идарәсе һәм муниципаль район башлыклары тарафыннан, инженерлы коммуникаөияләр кертү һәм социаль инфраструктураның ( мәктәпләр, балалар бакчалары) булуы һәм муниципаль оешманың төзелештә өлешле катнашу мөмкинлеген исәпкә алып, мондый төрдәге йортлар төзелеше өчен җир участоклары бирү сораулары эшләнелде.
Бүген, яңа административ-торак комплексны ачу тантанасында, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республика шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә төрле төрдәге социаль программалар тормышка ашыра. “Ләкин бүгенге вакыйга аеруча үзенчәлекле, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте Рәисе. Участок полициясе – хакимият органнарының вәкиле генә түгел, авыл халкында ул барлык хакимитнең вәкиле. Авыл халкы участок полиция хезмәткәренә нәкъ шулай карый”.
Илдар Халиков сүзләренә караганда, участок полиция хезмәткәре, традицион рәвештә, тәртип кенә саклап калмый, авылдагы башка процессларны да оештыра. “Шуңа күрә әлеге программаны тормышка ашыру карары кабул ителде, программа өчен кирәк булган чаралар төрле чыганаклардан алынды”, - диде ТР Премьер-министры.
Хәзерге вакытта бөтен республика буенча шундый 84 йорт төзелә. “Һәм бүгенге объектның, матур һәм сыйфатлы йорт төзү үрнәге булуы минем өчен бик куанычлы”, - диде И. Халиков.
Ул төзүчеләрне, эчке эшләр министрлыгының ТР буенча иарәсе министры Артем Хохоринна рәхмәт сүзләре җиткерде һәм программаны тулысынча тизрәк тормышка ашыруны теләде.
РФ ЭЭМ ГУОООП башлыгы Юрий Демидов, бүгенге көнгә кадәр гаиләсе белән тулай торакта яшәгән участок полиция хезмәткәре Илдар Фәйзовны, яңа йортка күчүе белән котлады, хезмәтендә уңышлар теләде. Тиздән Россия ЭЭМның участок полиция хезмәте үзенең 95 еллыгын билгеләп үтәчәген искәртеп, ул Илдар Фәйзовка хезмәт автомобиле “Нива”дан ачкыч лар тапшырды һәм авыл җирлегендә уңышлы эшләү өчен хезмәт транспортының мәҗбүри шарт булуын ассызыклады.