Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча ФАПларга капиталь ремонт ясау төгәлләнә

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында 82 фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалган-төзелеш-монтаж эшләре 94% ка үтәлгән. Объектларда эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча алып барыла.

 

Барлыгы 65 объект тапшырылган, шул исәптән соңгы ике атнада төзүчеләр республиканың Сарман, Арча һәм Кукмара муниципаль районнарында 4 ФАПны ремонтлап бетергәннәр.

 

Поликлиникаларны капиталь ремонтлау өлешендә гомуми эшләр 79% ка үтәлгән. Сарман, Әлмәт, Арча, Апас, Түбән Кама, Әлки районнарында һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә 8 объект төзелеп беткән.

 

31 медицина стационарын капиталь ремонтлау программасының үтәлеше 66% ка бәяләнә. Бу атнада Бөгелмә шәһәрендә бер объект төзелеп беткән.

 

Агымдагы елда республикада 138 медицина объектына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Шуларның 105 е (82 ФАП һәм 23 сырхауханә) «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International