Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Үткәрелгән анализ нигезендә, агымдагы елның июнендә Республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шушы чорына карата 1,6% ка кимеде һәм 101,6% тәшкил итте», - дип билгеләп үтте министр.
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында халыкның түләүләр җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 98,2% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,3% ка югарырак.
Уртача еллык дәрәҗә 99,3% , бу 2023 елның шул ук чорына туры килә.
Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 76% ка җитте.