Бүген ТР Төзелеш министрлыгында беренче сыйныф укучыларына портфельләр бүләк итү тантанасы булды. Букчаларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды.
ТР Төзелеш министрлыгында мәктәп портфельләрен тапшыруның күркәм традициясе елдан-ел дәвам итә. Быел булачак 14 укучы үзләренең барлык кирәк-яраклары белән букчаларын алды.
«1 сентябрьдә укуга яңа көч белән керешү өчен җәйге каникулларыгызны мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп уздыруыгызны телим, – диде министр үз чыгышында. - Әти-әниләрегезне яхшы билгеләрегез белән сөендерегез, мәктәп тормышында актив катнашыгыз, инициатива күрсәтегез».
Шулай ук ул Татарстанда мәгариф учреждениеләрен төзүгә һәм капиталь ремонтлауга зур игътибар бирелүен әйтте. Агымдагы елда Татарстан Республикасында барлыгы 9 835 урынлы 11 мәктәп (8 яңа мәктәп һәм 3 өстәмә корпус) төзелә.