Республиканың Биектау районында капиталь ремонттан соң социаль объектлар ачылды

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республиканың Биектау муниципаль районында булды. ТР Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин белән берлектә ул социаль объектлар ачуда катнашты.

Капиталь ремонттан соң Коркачыкның «Ласточка» балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Балалар мәгариф учреждениесенең гомуми мәйданы - 1,4 мең кв.метр. Ремонт кысаларында биредә шулай ук җиһазлар яңартылган, яңа җиһазлар, инвентарь сатып алынган һәм балалар бакчасы территориясен төзекләндергәннәр.

Агымдагы елда Биектау районында төзелеш һәм ремонт эшләре 50 объектта алып барыла. Традиция буенча, үсеп килүче буын шөгыльләнә торган социаль объектларга зур игътибар бирелә. 

Шундый объектларның берсе - Салих Сәйдәшев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең Бөреле бүлеге. Капиталь ремонттан соң мәктәп ачылу бистәдә яшәүчеләр өчен истәлекле вакыйга булды, анда якынча 2,5 мең кеше яши.

Яңартылган бинада педагоглар эше һәм яшь талантлар өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырылган: яңа җиһазлар,  инвентарь сатып алынган, шулай ук капиталь ремонт барышында мәктәп территориясе төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International