Татарстанда 2 млн 535 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

3 августка торакны файдалануга тапшыру планы 81% ка үтәлгән - 2 млн 535 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.

 Коммерцияле төзелештә планлаштырылган күләмнең 40% ы тапшырылган: бу гомуми мәйданы 586 мең кв.метр булган 98 күп фатирлы йорт.

 Индивидуаль торак төзелеше буенча бүгенге көнгә еллык план үтәлгән, һәм ул 121% тәшкил итә. 1 млн 831 мең кв. метр мәйданлы 13 561 йорт файдалануга тапшырылган.

 Социаль ипотеканың еллык планы 73% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 118 мең кв.метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International