Төзүчеләр көне алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында манара краны машинистларын актив һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләделәр.
Бүләкләрне һәм грамоталарны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары-Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев тапшырды.
Илшат Гыймаев үзенең сәламләү чыгышында республикада бер генә эре төзелешнең дә кранчылардан башка узмавын билгеләп үтте. Ул намуслы хезмәте, профессиональлеге өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.