Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре 36 муниципаль берәмлектә 594 торак объектында алып барыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Бүгенге көнгә программа буенча төзелеш-монтаж эшләре 78% ка үтәлгән, сезонлы эш төрләре - 76% ка.
Подряд оешмалары тарафыннан 152 йорт ремонтланган. Шул исәптән 18 муниципалитеттагы 42 объект соңгы ике атнада файдалануга тапшырылган.