Рөстәм Миңнеханов Алабуганың тарихи үзәгендә берничә объектта булды

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Татарстан Hәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәренең тарихи үзәгендә берничә объектта булды. Аны Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов озата йөрде.

«XVIII-XIX гасырларда Икмәк мәйданы төзелеше (В. Л. Ленин исемендәге мәйдан)» җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты территориясендә Рөстәм Миңнехановка реконструкцияләнгән объектлар һәм агымдагы проектлар турында мәгълүмат җиткерделәр. Бүгенге көндә тарихи-мәдәни билгеләнештәге җирләрнең мәйданы 490 гектардан артып китә. Биредә 184 мәдәни мирас объекты урнашкан.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Алабуга - республикабызның мәдәни үзәкләренең берсе. «Шәһәрдә ел саен тарихи күренешне торгызу буенча зур эш алып барыла, системалы эш җайга салынган. Алабугага туристлар саны сизелерлек артты, бу динамиканы саклап калу бик мөһим», - дип ассызыклады ул.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Гассар урамын төзекләндерү белән танышты. Соңгы тапкыр биредә реконструкция 10 ел элек башкарылган. Хәзер төзүчеләр тротуар плиткасын алыштырдылар, яңа стильләштерелгән урам фонарьлары, эскәмияләр һәм чәчәк савытлары урнаштырдылар. Татарстан Рәисе яңартылган урам буйлап йөрде, «Һөнәрләр кибете»ндә булды, шулай ук тыл хезмәтчәннәренә Хәтер скверы төзелеше мәйданчыгын карады.

Аннары Рөстәм Миңнехановка Хәтер мемориалын капиталь ремонтлау проектын тәкъдим иттеләр. Корылманы 1995 елда Бөек Җиңүнең 50 еллыгына Бөек Ватан сугышында һәлак булган алабугалылар хөрмәтенә торгызганнар. Реконструкциядән соң мемориал СВО геройлары исемнәре белән тулыландырылачак.

«Шишкин буалары» паркын төзекләндерү дәвам итә. 2022 елда әлеге проект кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. 2023 елда паркта буалар территориясенә үзәк төшү урыны тулысынча яңартылган, агачлар һәм куаклар утыртылган, пирслар һәм суга төшү оештырылган, яңа балалар мәйданчыгы, экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен памп-трек барлыкка килгән, тарихи стильдә яктырту урнаштырылган, өслекләр алыштырылган (брусчатка, асфальт һәм агач түшәмәләр). Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, 2024 елда «Шишкин буалары»н төзекләндерү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында дәвам итә. Быел автополив системаларын монтажлау планлаштырыла, лапаслы чәйханә төзеләчәк, барбекю зоналары барлыкка киләчәк. Традиция буенча парк территориясендә зур чаралар уза, алар арасында Спас ярминкәсе дә бар, ул ел саен 200 меңгә кадәр кешене җыя.

Аннары республика Рәисе реставрациядән соң ачылган Иван Иванович Шишкинның мемориаль йорт-музеен карады. 2016 елда Рөстәм Миңнеханов 2017-2021 елларда үткәрелгән ремонт-реставрация эшләрен башкару турында йөкләмә бирде. Фасадларга капиталь ремонт ясалды, чорма җылытылды, эчке бүлмәләр яңартылды. Экспозициянең 4 яңа бүлеге барлыкка килде, Утар территориясе төзекләндерелде. Ел саен музейга 74 меңнән артык кеше килә.

Кама елгасы ярындагы яңа пляж шәһәр өчен мөһим проект булып тора. Бу объект 2025-2026 елларда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча дәүләт программалары кысаларында гамәлгә ашырылырга тиешле исемлеккә кертелгән. Яңа шәһәр пляжы берничә зонадан торачак: комлы яр, катерлар өчен причал, балалар мәйданчыклары булган зона, ресторан һәм прокат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International