Бүген “Казан Экспо” Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында түгәрәк өстәл артында республика нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында куллануны киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, нефть – газ химиясе предприятиеләре һәм профильле уку йорты - КДАТУ җитәкчеләре, проект, төзелеш оешмалары һәм заказчы хезмәтләре вәкилләре катнашты. Очрашуның модераторы булып ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.
«Роквул» компаниясе сәнәгать һәм граждан объектларының яссы түбәләре өчен инновацион материал тәкъдим итте. Икеләтә тыгызлыктагы эшләнмәләрнең принцибы бер плитә структурасында өске нык катлам һәм аскысы йомшаграк катлам бергә урнашудан гыйбарәт. Компаниянең икенче проекты - стена, идән һәм түшәм конструкцияләрен тавыш изоляциясе өчен билгеләнгән нибары 10 мм калынлыктагы таш мамыктан ясалган супертон акустик чишелеш. Материал тулысынча экологик һәм янгын куркынычсызлыгы, балалар бүлмәләрендә һәм медицина учреждениеләрендә кулланылырга мөмкин.
«СафПласт» компаниясе төзелеш өчен яңа продукт – профильле поликарбонат тәкъдим итте. Материалны склад бүлмәләре, керү төркемнәре, лапаслар, үтә күренмәле кертүләр өчен кулланырга мөмкин. Хезмәт срогы 14 елдан да ким түгел.
«Полипласт-УралСиб» ның гамәлгә ашырылган проектлары арасында коры төзелеш катнашмалары өчен полимер порошоклар җитештерү, төзелеш тармагы өчен сыек комплекслы өстәмәләр чыгару, поликарбоксилатлар җитештерү һәм полиэтиленгликольләр җитештерүне башлап җибәрү.
«Паколь» компаниясе төзелеш конструкцияләрен ремонтлау, көчәйтү, торгызу һәм гидроизоляцияләү өчен заманча чишелешләр комплексын тәкъдим итте.
«Панорама» компаниясе гидроизоляция капламнарын инструменталь диагностикалау һәм агып китүләрне кисәтү системасын тәкъдир итте. Бу уникаль патентланган техник чишелеш, ул агып чыгуларны булдырмау максатыннан гидроизоляция системаларының зарарлануын иртә диагностикалау өчен каралган. Әлеге җиһаз агып чыгу куркынычын 90% ка киметергә һәм түбә ябылу вакытын 2 мәртәбәгә арттырырга мөмкинлек бирә.
Татарстан Рәисе барлык докладчыларга рәхмәт белдерде. Ул тәкъдим ителгән материалларны республика төзелешләрендә куллану мөмкинлеген карарга кушты. “Бик файдалы очрашу, кызыклы проектлар. Аларны актив рәвештә кулланырга кирәк”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык системаларын модернизацияләү буенча масштаблы программа планлаштырылуын һәм бу эш кысаларында Татарстанда җитештерелгән нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ булачагын искәртте.