Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өлешендә төзелеш-монтаж эшләре 86% ка үтәлгән, сезонлы эш төрләре - 84%. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Хәзерге вакытта күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 33 муниципаль берәмлек буенча 490 йортта эшләр алып барыла.
Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ярты айда тапшырылган 22 муниципалитеттагы 105 объектны да кертеп, 257 йорт тәмамланган.