Казанда «Елмай» балалар паркы ачылды

2024 елның 30 августы, җомга

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Елмай» яңа балалар паркында һәм төзекләндерелгән Фукс скверында булды.

«Елмай» паркы - Кремль яр буендагы балалар һәм ата-аналар өчен уңайлы һәм имин урын. Парк шәһәрнең катлаулы, төрле дәрәҗәдәге ландшафтлы тарихи өлеше белән тоташа. Яңа шәһәр киңлегенең төп үзәге - уникаль балалар мәйданчыгы, анда иң кечкенәләр һәм яшүсмерләр өчен зоналар, су уеннары мәйданчыгы, казу эшләре зонасы, шулай ук калкулыклар, мәгарәләр, күперләр һәм башкалар бар. Шулай ук паркта төрле активлыклары булган павильон, күзәтү мәйданчыгы булган «Яшел» лабиринт, зур сәхнәле вакыйгалар зонасы каралган.

Рөстәм Миңнеханов паркны, «Архидети» иҗат остаханәсендә, кафеда булды, шулай ук ял итүчеләр белән аралашты. Аерым алганда, ялда булган СВО катнашучылары белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов барысын да сәхнәдән Республика көне һәм шәһәр көне белән котлады. «Бу бәйрәм көнендә без искиткеч балалар паркын ачабыз. Дизайнерларыбызга һәм төзүчеләребезгә башкарылган эшләрнең югары сыйфаты өчен рәхмәт белдерәсем килә. Проектны гамәлгә ашырганда иганәчеләр ярдәм күрсәтте - аларга аерым рәхмәт сүзләре. Әмма иң мөһиме-безнең балалар. Сезгә монда кызык булыр һәм бу парк сезнең яраткан ял итү урынына әйләнер дип ышанабыз», - диде Татарстан Рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International