Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Заготзерно бистәсендә фельдшер-акушерлык пунктының заманча, кипеч бинасын төзү эшләре башланды. Өч көннән соң яңа, яхшы сыйфатлы бинаның матур профильле тимердән түбәсе барлыкка киләчәк. Бер үк вакытта бина эчендә бизәү эшләре башланачак.
Безнең бистәгә мондый медпункт күптән кирәк иде, - диде ирле-хатынлы Айрат һәм Фәүзия Гимадиевлар. –Тормышта төрлесе булырга мөмкин, анда көтелмәгән хәлләр күп була. Кешегә тиз арада медицина ярдәме күрсәтергә кирәк булган вакытлар булырга мөмкин. Кеше даруларсыз да озак яши алмый.
Бистәдә яшәүче ике бала анасы Гөлүсә Миннебаева да Гимадиевлар сүзен куәтләде.
Бистәнең хөрмәтле абыстае Фәүзия Маннапова да медпункт турында шундый ук фикердә. “Леклы ялга мин икмәк кабул итү пунктыннан чыктым. Ә минем тормыш иптәшем әле дә эшли, ул ике пенсиягә ике елдан соң гына чыга. Безнең бистәдә беркайчан да медпункт булмады. Авырганда безгә Апас табибиларына барырга туры килә иде. Картлык һәрберебезгә дә килә, авыруларда беребез дә азат түгел. Аллага шөкер, безне кайгырта торган җитәкчеләр табылды. Аллаһ аларга озын гомер, саләмәтлек һәм иминлек бирсен. Шуны да әйтеп үтәсе килә, безнең бистәнең хәзер мәчете дә бар. Төзүчеләргә без бик рәхмәтле”.