Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, “ТР СМ Республика кан үзәге” ДАСУ” объекты буенча “тишү” методы белән, Җиңү Проспекты аша суүткәргеч һәм канализация төзү һәм салу соравы турында киңәшмә булды. Әлеге чараны төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде.
Киңәшмәдә, шулай ук, Татарстан Республикасы саләмәтлек саклау Министрлыгы, “Главинвестстрой РТ” ГКУ, Казан шәһәре УКС һәм Р, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “Камгэсэнергострой” ААҖ, “Водоканал” МУП һәм Казан шәһәренең тышкы төзекләндерү Комитеты вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар, “тишү” методы белән, Җиңү Проспекты аша суүткәргеч һәм канализация салу сораулары, шулай ук “ТР СМ Республика кан үзәге” ДАСУ” объектын төзүнең агымдагы сараулары тикшерелде.