Яңа уку елына Казанда өч яңа гомуми белем бирү учреждениесе ачылды

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан башкаласында 4 меңнән артык укучы яңа мәктәпнең  парта артына утырды, алар арасында 1224 укучыга исәпләнгән 133нче «Гаилә» күп профильле лицее, 1224 урынга исәпләнгән «Родина» экологик-технологик юнәлештәге 79нчы лицее, «Весна» торак районындагы 95нче табигый-фәнни профильле лицее, 1501 укучыга исәпләнгән. Соңгы учреждениедә тантаналы линейкада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов булды.

Рөстәм Миңнеханов балаларны Белем көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда мәктәпкә 500 меңнән артык укучы килгән.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа мәктәп иң югары стандартларга җавап бирә, биредә балаларны имин һәм уңайлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган.

Лицейның табигый-фәнни профиле бар. Инженерлык сыйныфларында дроннар белән эшләү өчен җиһазлар, веб-программалаштыру, Интернет технологияләрен үзләштерү өчен техника урнаштырдылар. Яңа мәктәпнең технологик комплексына шулай ук типография, видеостудия, төрле остаханәләр керә. Шулай ук лицейны цифрлы лабораторияләр комплектлары, робот техникасы өчен җиһазлар белән тәэмин иттеләр.

Объект «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

Мәктәптә икешәр бассейн һәм спорт залы, шулай ук 670 кешегә исәпләнгән актлар залы җиһазландырылган. Мәктәп рестораны 750 урынга исәпләнгән. Лицей территориясендә шулай ук футбол, баскетбол, волейбол, хоккей белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыклары, йөгерү юллары урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International