Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Бүгенге көндә 28 муниципаль берәмлектә 385 йортта эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 91% ка үтәлгән. Сезонлы эш төрләре - 90%.
Подряд оешмалары тарафыннан 363 йорт тәмамланган, шул исәптән соңгы ярты айда 22 муниципалитетта тапшырылган 106 объект та бар.