Бүген республика Төзелеш Министрлыгында Әзербайҗан Республикасы Президентының Җәбраил, Гобәдле һәм Зангилан районнарындагы махсус вәкиле Вахит Гаджиев җитәкчелегендәге делегация булды.
Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде, анда шулай ук ведомство оешмаларның җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Очрашу делегациянең Татарстан Республикасына эш визиты кысаларында узды. Элегрәк делегация вәкилләре белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашкан иде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында булу максаты - төзелеш, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу.