Чистай су каналы объектлары республика милкенә күчерелде

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Чистайның су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектлары бик нык тузган. Бу челтәрләрдә аварияләр саны артып торды.

Аларны модернизацияләү һәм реконструкцияләү өчен кирәкле финанс чаралары булмау сәбәпле, «Стройтех» АҖгә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларын, шулай ук «Чистай-Водоканал» АҖ акцияләрен дәүләт яисә муниципаль милеккә тапшырырга тәкъдим ителде.

Сөйләшү йомгаклары буенча, Чистай муниципаль районы территориясендә су белән тәэмин итү һәм су чыгару эшчәнлеген тәэмин итү максатларында «Стройтех» АҖ акцияләренең 100% ы «Таткоммунэнерго «РПО» АҖ тарафыннан сатып алынган, аларның 100% акцияләре Татарстанныкы. 2024 елның 2 сентябрендә «Стройтех» АҖ акцияләре «РПО «Таткоммунэнерго»АҖ файдасына күчте.

Хәзерге вакытта «Таткоммунэнерго «РПО» АҖ Чистайның су белән тәэмин итү һәм су чыгару объектларын норматив хәлгә китерү максатларында беренче чираттагы чаралар планын әзерли.

2023 – 2027 елларга Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү буенча төбәк программасы кысаларында «Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Чистай шәһәренең тарихи үзәк өлешендә су белән тәэмин итү һәм су агызуның инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү» чарасы гамәлгә ашырыла инде, гомуми суммасы 227 млн.сум. Өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы бюджетыннан абонентларны тоташтыру өчен 42 млн.сум бүлеп бирү килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International