Салават күперендә поликлиника төзелеше 87% ка башкарылган

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Салават күпере микрорайонында зур күппрофильле поликлиника төзү дәвам итә. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелә. Ул 60 мең кешегә, шул исәптән күрше районнардан да, хезмәт күрсәтәчәк. Сменага 750 кешегә исәпләнгән.

12 мең кв. м мәйданлы поликлиника үз эченә балалар һәм өлкәннәр поликлиникасын, хатын-кызлар консультациясен, травматология пунктын, ашыгыч медицина ярдәме станциясе филиалын алачак.

Бүгенге көнгә объектта төзелеш-монтаж эшләре 87% ка башкарылган. Монолит, кирпеч, бизәкләү, түбә, тәрәзәләрне монтажлау эшләре тулысынча башкарылган. Белгечләр электр яктырту, суүткәргеч, эчке канализация, җылыту, вентиляция урнаштыралар. Шулай ук түшәм ясала, территория төзекләндерелә.

Салават күпере - актив үсә торган микрорайон, анда 35 меңнән артык кеше яши. Поликлиника төзелеше нәтиҗәсендә халык өчен Сәламәтлекне саклау, авыруларны диагностикалау һәм профилактикалау өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачак.

Яңа поликлиника Татарстанның иң эре дәвалау учреждениеләренең берсе булган 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе карамагындагы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International