Татарстанның унике районы «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләрне тулысынча төгәлләде

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, тиздән программа буенча юл эшләрен тулысынча төгәлләү планлаштырыла. Хәзер юл эшләре буенча гомуми үтәлеш 96% тәшкил итә. 21 районда юл эшләре тулысынча төгәлләнгән. 30 сентябрьгә кадәр тагын 90 ишегалдында эшләрне төгәлләү планлаштырыла.

Тышкы яктырту җайланмасының гомуми үтәлеше 95% тәшкил итә. 26 район яктырту эшләрен төгәлләде инде, 6 муниципаль берәмлектә эшләр дәвам итә.

Соңгы 2 атна эчендә ишегалларында җиһазлар урнаштыру буенча яхшы динамика күрсәтелде. Бүгенгә гомуми үтәлеш 83% тәшкил итә. Балалар һәм спорт җиһазларының 81% ы, урам җиһазларының 85% ы монтажланган.

«Программа буенча эшләрне тулысынча төгәлләгән Аксубай, Арча, Баулы, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Балык Бистәсе, Саба һәм Чирмешән районнарын билгеләп үтәсем килә»,- диде Наилә Зиннәтуллина.

Шулай ук 2025 елда программаны гамәлгә ашыруга әзерлек алып барыла. Топ-200 өчен тавыш бирүдә җиңгән ишегалларының барлык схемалары куратор архитектор-шәһәр төзүчеләр тарафыннан тикшерелгән. Районнарда инде очрашулар, халыкка беренчел проект карарларын тәкъдир итүләр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International