Илшат Гыймаев югары технологияләр чемпионаты финалын ачуда катнашты

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

17 сентябрьдә Бөек Новгородта 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк югары технологияләр чемпионаты финалы ачылды. Чемпионат «интеллектуаль электроника-Валдай» инновацион фәнни – технологик үзәге мәйданчыгында уза. Чараларда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев катнаша.

Ярышлар 12 инновацион компетенция буенча уза: сәнәгать роботларын монтажлау һәм аларга хезмәт күрсәтү; Оптоэлектроника; белешмәләрне анализлау буенча белгеч (BI-аналитик); бизнес өчен цифрлы мөмкинлекләр һ.б.

Югары технологияләр чемпионатында Россиянең 80 төбәгеннән һәм 16 чит илдән 140ка якын конкурсант – урта һөнәри белем студентлары, 14 яшьтән өлкәнрәк укучылар һәм предприятиеләрнең яшь белгечләре катнаша.

Илшат Гыймаев шулай ук Татарстан командасы вәкиле Никита Курочкин белән очрашты. Алар Чемпионат мәйданчыкларын карадылар, экспертлар һәм конкурсантлар белән аралаштылар, делегация әгъзаларына ярышларда уңыш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International