Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 94% ка үтәлгән

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, эшләр 22 муниципаль берәмлек буенча 322 йортта алып барыла. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 94% ка үтәлгән.

 

Бүгенге көнгә подряд оешмалары тарафыннан соңгы ярты айда файдалануга тапшырылган 19 муниципалитеттагы 64 объектны да кертеп, 427 йорт тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International