Татарстан Республикасының Әгерҗе шәһәрендә Чайковский урамындагы паркның беренче чиратын төзекләндерү эшләре төгәлләнде.
Паркта төзелеш-монтаж эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проекты ярдәмендә башкарылды.
Парк «Талантлар салаваты» балалар иҗат йорты янында. Шуңа күрә аның территориясендә балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары урнашкан. Территория футболчылар, волейболчылар, скейтбордчылар һәм башка спорт төрләрен яратучылар өчен җиһазландырылган.
Төзекләндерү кысаларында тышкы яктырту, юлларны резина валчыклар белән каплау, парк территориясен яшелләндерү, өстәмә кече архитектура формалары урнаштырылган.
Яңа иҗтимагый киңлек төрле яшьтәге шәһәр халкы өчен җәлеп итү урынына әверелде.