Биектау тимер юл станциясе поселогында (Татарстан Республикасы Биектау районы) Мәктәп урамындагы скверны төзекләндерү буенча төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән.
Төзекләндерү кысаларында брусчатка җәелде, яктылык динамикасы фонтан урнаштырылды.
Эшләр башланыр алдыннан иҗтимагый фикер алышу үткәрелде. Архитекторлар җирле халыкның идеяләрен һәм теләкләрен тыңладылар. Шулай итеп, Биектауда бистә халкының ихтыяҗларына һәм теләкләренә туры килә торган заманча пространство булдыруга ирешелгән.
Татарстан Республикасында 2024 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыгы 2,35 млрд сумлык 64 җәмәгать киңлеген төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Шул исәптән Баулы һәм Кукмара шәһәрләрендәге 2 объект кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча 165,34 млн сумга төзекләндерелә.
Бүгенге көнгә объектларда төзелеш-монтаж эшләренең гомуми үтәлеше 90% тәшкил итә.