2024 елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Проектлауга биремнәр һәм проект документациясен эшләү өчен инженер эзләнүләрен башкаруга биремнәр әзерләүгә таләпләр» семинары узачак. Семинарны Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы үткәрә.
Семинар барышында инженерлык эзләнүләрен проектлауга һәм башкаруга бирем әзерләгәндә типик хаталар, капиталь төзелеш объектларының проект документациясен әзерләү мәсьәләләре каралачак.