Марат Айзатуллин төзелеш программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде

2024 елның 28 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасында төзелеш программалары тулы куәтенә гамәлгә ашырыла - әзер объектлар атна саен файдалануга тапшырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Марат Айзатуллин социаль объектлар һәм инженерлык инфраструктурасы программалары турында сөйләде. «Торак» федераль программасы буенча 4 объект эштә кала, аларның үтәлеше 69% тәшкил итә.

Мәгариф учреждениеләреннән бүген Кукмара районында башлангыч сыйныфлар бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә (үтәлеш - 70%), 6 балалар бакчасы буенча (үтәлеш - 87%).

Спорт өлкәсендә 3 футбол манежы (үтәлеше - 76%), Алабугада бер универсаль спорт мәйданчыгы (үтәлеше-98%) эштә кала. Агымдагы атнада Түбән Камада программа буенча бер объект төгәлләнде.

Моннан тыш, Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы һәм Апас шәһәр тибындагы футбол кырының административ бинасы төзелеше 76% тәшкил итә.

Яшьләр сәясәте буенча балаларны савыктыру 6 лагереннан дүртесе эштә кала (үтәлеш - 57%).

«Мәдәният» тармагының өч объекты буенча үтәлеш 84% тәшкил иткән.

«Экология» тармагы объектлары буенча биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 94% ка эшләр башкарылган; ләм кырларын рекультивацияләү буенча 72% ка. Бу атнада Саба районының Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулар аркасында бозылган җирләрне рекультивацияләү эшләре төгәлләнде.

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 64 җәмәгать пространствосын төзекләндерү буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 90% тәшкил итә. Соңгы 2 атнада 11 муниципаль берәмлектә 13 объектны төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International