Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының гомуми үтәлеше 97% тәшкил итә

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының гомуми үтәлеше 97% тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Республика буенча программа кысаларында юл эшләре 99% ка үтәлгән. Муниципаль районнарның күпчелеге «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләрен төгәлләгән инде. Казанда, Чаллыда һәм Тукай муниципаль районында объектлар эштә кала.

Тышкы яктырту җайланмасы буенча эшләр республика буенча 98% ка башкарылган. Казанда һәм Түбән Кама районында тышкы яктыртуны урнаштыру буенча эшләр төгәлләнеп килә.

Мәйданчыкларда (спорт, балалар һәм башкалар) җиһазларны монтажлау да яхшы темплар белән бара. Гомуми үтәлеш 93% тәшкил итә. Наилә Зиннәтуллина муниципаль районнар буенча эшләрнең барышы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International