Казанда Г. Камал исемендәге театрының яңа бинасы тирәсендәге территорияне төзекләндерү дәвам итә

2024 елның 4 октябре, җомга

ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасы төзелеше 52% ка үтәлгән.

Объектта пирсның металл каркасын монтажлау, свайлар салу, свайларны бетонлау, юлларның металл каркасын монтажлау төгәлләнгән.

Хәзер белгечләр яр буе территориясен вертикаль планлаштыралар, конструкцияләрне бетондаштыралар, юлларны монтажлыйлар, территорияне яшелләндерәләр (агачлар, куаклар), агач түшәм һәм автополив системасын монтажлыйлар. Территориядә гранит һәм киртәләр салалар, шулай ук тышкы яктырту кабелен монтажлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International