2024 елда игълан ителгән заказчы елы кысаларында республиканың Төзелеш министрлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы белән берлектә «Проектлауга биремнәр һәм проект документациясен эшләү өчен инженер эзләнүләрен башкаруга биремнәр әзерләүгә таләпләр» дигән актуаль темага семинар үткәрде. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев үткәрде.
Семинарда башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, заказчылар, проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.
Семинар кысаларында дәүләт заказчысы тарафыннан проектлауга бирем әзерләүгә таләпләр турындагы мәсьәләләр, шулай ук заманча стандартларны һәм заказчы таләпләрен исәпкә алып проект документациясен әзерләү буенча гамәли киңәшләр каралды.
Спикерлар докладларыннан соң оештырылган дискуссия катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырга һәм белгечләргә сораулар бирергә мөмкинлек бирде.