Норлат районының Бикулово авылында тантаналы рәвештә яңа клуб ачылды

2013 елның 22 октябре, сишәмбе

Объектның тантаналы ачылышы авыл халкы өчен генә түгел, бөтен район өчен дә зур бәйрәм булды. Тантаналы ачылышта катнашучы  Норлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Дәүләт советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУ башлыгы Илгиз Салихов, республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина клубның озак еллар буе авыл халкына хезмәт күрсәтүен теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Һәм менә иң дулкынландыргыч мизгелләр – символик тасманы кистеләр, яңа объект беренче кунакларны кабул итте.

-Рәхим итегез! – дип клуб мөдире Зөлфия Закирова, задагы кешеләрне каршы алды. Матур җиһазлар, иркен зал - -монда иң дәрәҗәле кунакларны каршы алырга, яшьләр, авыл халкы өчен төрле чаралар оештырырга мөмкин. Ә шәһәр халкы да көнләшеп карарлык спорт залы! Моңа аеруча авыл яшьләре шат, чөнки теләсә кайсы көнне монда волейбол, футбол, теннис уйнарга була. Ләкин, шулай да, башлангыч мәктәп укучылары аеручы шат иде. Мәктәп спорт залы клуб функциясен башкарганга күрә, физкультура дәресләрен коридорда үткәрергә туры килә иде.

-Хәзер безнең балалар спорт белән бик рәхәтләнеп шөгыльләнәчәк. Моның өчен яңа бинада барлык шартлар да тудырылган, бу бик зур куаныч, - диде беренче сыйныф укучысы Рәзиләнең әнисе Илхамия Сөнгәтуллина. Бу елны Бикулово мәктәбенең ике сыйныфында  5 (?) укучы белем ала, бинада алар өчен ике матур кабинет бүленеп бирелгән. Яңа объектка Гакил Сагиров музее да күчәчәк. Димәк, шагыйрьнең  тормыш һәм иҗат юлын, авыл тарихын чагылдыручы экспонатлар аерым игътибар белән сакланачак. Кабинетларның берсенә фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Авыл фельдшеры Миннур Сафиуллина беренче пациентларны кабул итте дә инде.

- Бездз бина гына түгел, җиһазлар да яңа. Мондый шартларда хезмәт күрсәтү үзе бер шатлык, -  диде ул.

Күрше кабинетларныңберсендә китапханәче Наил Кәлимуллин каршы ала. Китапханәдә матур әдәбият белән бергә Интернет челтәренә ялганган периодика, оргтехника да бар. Монда авыл халкы “электронка” буенча кирзк булган барлык мәгълүматны алырга мөмкин.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмилә Әхмәтшина кунаклары авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан кабинетка чакырды. Димәк, берничә ел иске мәктәп бинасында эшләргә мәҗбүр булган башкарма комитеты,  үзе тыгыз элемтәдә торачак хезмәтләрнең эшеен белеп торачак. Авыл халкы да шатланды, берничә сорауны бер урында чишеп булачак бит. Рәмилә Әхмәтшина, авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде.

-Безнең зур булмаган авылыбыз өчен бу бик зур вакыйга. Без район, республика җитәкчелегенә, авыл халкына уңай шартлар тудыру га өлеш керткән һәрбер кешегә рәхмәтле. Без авылдашыбыз, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшинның зур ярдәмен тойдык, - диде ул.

Тантанадан таралган авылдашлар тагын бер яхшы хәбәр ишеттеләр: район җитәкчеләре клубка илтә торган үзәк юлга асфальт салу өчен мөмкинлек тапканнар. Димәк, Бикулово авылы халкы яңа клубка яңа юл буенча йөриячәкләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International