Татарстанда инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү дәвам итә

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

     Республикада газ куллану челтәрләрен ремонтлау программасы буенча 40 объектта эшләр тәмамланган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

     Халыкны эчәр су белән тәэмин итүнең республика программасы буенча үтәлеше 92% ка җитте. Узган ике атнада 5 муниципалитетта 6 объект буенча эшләр төгәлләнгән.

Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы 76% ка үтәлгән. Балтач, Яшел Үзән һәм Саба муниципаль районнарында 3 объект төгәлләнгән.

Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменнән 98% ы газ бүлү челтәрләрен һәм йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү программасы буенча ябылган.

Марат Айзатуллин шулай ук «Авыл территорияләренең бүгенге йөзе» федераль программасының 97% ка үтәлүе турында сөйләде, аның буенча инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 96% тәшкил итә. Бүгенге көндә подрядчылар 16 объектта эшли.  Соңгы ике атнада 12 объектта эшләр төгәлләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International