Татарстанда иҗтимагый әһәмияткә ия обыектларга капиталь ремонт ясау дәвам итә

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстанда мәгариф өлкәсендә 185 объекттан 7 федераль һәм республика капремонт программасы кысаларында Менделеевск районында бер генә балалар бакчасында эш бара (республика программасына керә). Бүгенгә әлеге объект буенча үтәлеш 99% тәшкил итә.

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Сәламәтлек саклау» тармагында өч федераль һәм республика программасына кергән 138 объект буенча эшләр дәвам итә. Шулардан Түбән Кама районында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына кергән ике поликлиника буенча үтәлеш 85% һәм 99% тәшкил итә.  Агымдагы атнада подрядчылар Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә ике объектны тапшырдылар.

Стационарларны ремонтлау программасы буенча подрядчылар 31 объектның 18ендә эшли, үтәлеш 90% ка бәяләнә. Узган ике атнада Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә берәр объект төзелеп бетте.

«Яшьләр сәясәте» тармагында 5 федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырыла, аларга 28 объект керә. Шулардан алты яшьләр үзәген ремонтлау дәвам итә, гомуми башкару - 59%.

«Мәдәният» тармагының бер милли проектка һәм ике республика программасына кергән 24 объектын ремонтлау вәзгыяте Мамадыштагы объект кына эштә кала, үтәлеш 97% тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International