Әлмәт МРда “Таныштырырга рөхсәт итегез” акциясе

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе

18 октябрь көнне Әлмәтнең барлык микрорайоннарында старт алган “Таныштырырга рөхсәт итегез” акциясе, ТКХ өчен булган бурычларны кайтару  өчен эффектив юл булырга тиеш. Шуның белән бергә, әлеге рейдлар вакытында, бурычлар чокырыннан чыгу мөмкинлеге турында аңлату эшләре алынып барыла. Чираттагы рейд 22 октябрь көнне “Надежда” ҖЧҖнең беренче микрорайоны территориясендә  булды. Составында ТЭИ, участок полициясе һәм ММЧ вәкилләре булган комиссия, бурычлылары булганнарның фатирларына кереп, түләмәү сәбәпләре турында сөйләште, коммуналь түләүләрне вакытында түләү кирәклеген аңлатып, ТКХ өчен түләүләр буенча булган сорауларга җавап бирде. Бурычлылар арасында гаилә хәле буенча түли алмаучылар да бар иде, ә кемдер аферистлар кулына эләгеп, фатирны бурычлары белән бегә саткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International