Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Күәм авылында Һ.Такташ урамындагы паркны төзекләндерү эшләре төгәлләнде.
Төзелеш-монтаж эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башкарылды.
Төзүчеләр төзекләндерү кысаларында комплекслы эшләр: инженерлык челтәрләрен монтажлау, тротуар плиткасыннан сукмаклар ясау, кече архитектура формаларын урнаштыру, яшелләндерү башкардылар. Паркта спорт һәм балалар мәйданчыклары, мәгълүмат стендлары, «Батырларга мәңгелек дан» мемориалы урнаштырылган.
Татарстан Республикасында агымдагы елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча 64 җәмәгать урынын төзекләндерү планлаштырылган.