Республика һәм федераль программалар кысаларында инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү барышы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.
Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Үзенең докладында Дамир Шәйдуллин ассызыклаганча, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү 5 республика һәм 2 федераль программа кысаларында алып барыла.
Республика өлеше буенча халыкны эчәр су белән тәэмин итү программасы (үтәлеше - 95%) һәм су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү программасы (гомуми күләмнең 83% ы үтәлгән) эштә кала.
Агымдагы атнада Аксубай һәм Алабуга районнарында газ бүлү челтәрләрен һәм йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү, котельныйлар урнаштыру, ике объектны тапшыру программасы һәм Яшел Үзән районында урамнарны яктыртуны торгызу программасы төгәлләнде.
Федераль программалар өлешендә «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль программасы 99% ка үтәлгән, аның буенча инженерлык инфраструктурасы объектлары төзелә. Соңгы ике атнада Мамадыш районында бер объектта эшләр төгәлләнгән.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре 98% тәмам. Бүгенге көндә подрядчылар 6 объектта эшли. Узган ике атнада Казан, Чаллы, Чистай, Сарман һәм Әгерҗе районнарында 10 урында эшләр төгәлләнде.