Түбән Камада 35а микрорайонында «Перинаталь үзәкле Түбән Кама балалар район хастаханәсе» ДАССОның 3 нче балалар поликлиникасы төзелеше тәмамлана. Объектта төзелеш-монтаж эшләре 94% ка тәмамланган.
Бүгенге көндә эчке бизәү эшләре, җылыту системасын монтажлау төгәлләнә, лифт җиһазлары урнаштырыла, керү төркемнәре монтажлана, бинаның фасады тышлана, шулай ук территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла.
3 катлы поликлиниканың гомуми мәйданы 1250 кв. метр тәшкил итә. Булачак медицина учреждениесе тәүлегенә 200 кеше кабул итә ала. Анда участок педиатрлары, ашыгыч ярдәм кабинетлары, процедура кабинетлары һәм башкалар урнашачак.
Яңа балалар поликлиникасын төзү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды.
Агымдагы елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча барлыгы 23 медицина учреждениесе төзү планлаштырылган.